Songteksten

Өянкеләр саный чакрымнарны
Колач җәя миңа каеннар
Әй авылым очып кайтам сиңа
Бәхет хисләренде коенам
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм
Чишмәләрдә иренем чылатам
Ә кичләрен тальян гармун тартып
Әнкәй сине тагын елатам
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм
Чишмәләрдә иренем чылатам
Ә кичләрен тальян гармун тартып
Әнкәй сине тагын елатам
Искә төшер узган яшьлегеңне
Оныт әнкәй оныт картлыкны
Син бу җирдә хәсрәтне күп күрдең
Татып калчы бераз шатлыкны
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм
Чишмәләрдә иренем чылатам
Ә кичләрен тальян гармун тартып
Әнкәй сине тагын елатам
Өянкеләр саный чакрымнарны
Боегып кала таныш каеннар
Авылыма очып кайтсам да мин
Китүләре бигрәк кыен ла
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм
Чишмәләрдә иренем чылатам
Ә кичләрен тальян гармун тартып
Әнкәй сине тагын елатам
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм
Чишмәләрдә иренем чылатам
Ә кичләрен тальян гармун тартып
Әнкәй сине тагын елатам
Ә кичләрен тальян гармун тартып
Әнкәй сине тагын елатам
Әнкәй сине тагын елатам
Written by: Дамир Гыйсметдин, Илгиз Мәҗитов
instagramSharePathic_arrow_out