Muziekvideo

Verschijnt in

Credits

AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
АЙНАЗ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Айрат Набиев
Komponist:in
Венер Фаттахов
Songwriter:in

Songteksten

Синең күзләр күз түгелдер
Алар тирән коедыр
Күзләреңнең коесыннан
Шифа суга коендыр
Синең куллар кул түгелдер
Алар аккош канаты
Пар аккоштай йөрсәк иде
Бер-береңне яратып
Кояш балкыган йөзеңә
Тутырып карыйм әле
Күзләреңдә бер нур булып
Мәңгегә калыйм әле
Кояш балкыган йөзеңә
Тутырып карыйм әле
Күзләреңдә бер нур булып
Мәңгегә калыйм әле
Синең йөзең йөз тугелдер
Ул бит кояш нурыдыр
Кояш кебек елмаюың
Нурлар белән тулыдыр
Синең кашлар каш тугелдер
Айның кыйгач дугасы
Айга карап көтеп алыйк
Уртак таңнар туасын
Кояш балкыган йөзеңә
Тутырып карыйм әле
Күзләреңдә бер нур булып
Мәңгегә калыйм әле
Кояш балкыган йөзеңә
Тутырып карыйм әле
Күзләреңдә бер нур булып
Мәңгегә калыйм әле
А-а-а-а
А-а-а-а
Кояш балкыган йөзеңә
Тутырып карыйм әле
Күзләреңдә бер нур булып
Мәңгегә калыйм әле
Кояш балкыган йөзеңә
Тутырып карыйм әле
Күзләреңдә бер нур булып
Мәңгегә калыйм әле
Written by: Айрат Набиев, Венер Фаттахов
instagramSharePathic_arrow_out