Topsongs van Эльмира Калимуллина
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Эльмира Калимуллина
Künstler:in
Эльмир Низамов
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Эльмир Низамов
Komponist:in
Лилия Гыйбадуллина
Songwriter:in
Songteksten
Язылмаган җырлар...
Кабынмаган җаннар...
Бураннарда дөрләп
Бүген кышлар яна.
Язлар көтә язмыш
Тәрәз төпләрендә,
Янгыннарга ябышып
Гөлләр күтәрелә.
Ахыргача яну
Беләм, мөмкин түгел.
Кышкы гөлләр булып
Язлар көтәм бүген,
Салкын тәрәзләрдән
Ала алмый күзем.
Янгыннарын кышның
Мин кабыздым үзем.
Салкын бураннарга,
Салкын диварларга
Җан ялкының ябып
Бүген кышлар яна.
Ялкын булып дөрли
Карлы бураннары.
Сагышларның җанда
Ут кабызган чагы.
Ахыргача яну
Беләм, мөмкин түгел.
Кышкы гөлләр булып
Язлар көтәм бүген,
Салкын тәрәзләрдән
Ала алмый күзем.
Янгыннарын кышның
Мин кабыздым үзем.
Written by: Лилия Гыйбадуллина, Эльмир Низамов