Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Караш
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Шарапов Айнур
Komponist:in
Айназ Ахунов
Texte
Динар Ахунов
Texte
Songteksten
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз
Умырзая чыга
Умырзая калка
Умырзая суза сабагын
Кыска безнең көннәр
Үтә-китә еллар
Тыныч яшәмиләр
Бу дөньяда кешеләр
Эй, дөнья - куласа
Әйләнә дә бер баса
Кайда югалтып табасын белеп булмый ләбаса
Умырзая чыга
Димәк язлар килеп җитте жиргә
Син моңайма, боекма, бирешмә хич тә
Булсын үрнәк гомергә
Көч бирсен безгә умырзая
Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизерәк
Умырзая кебек
Умырзая кебек
Умырзая кебек тиз үрлә
Йөзләгән меңләгән кат
Барсын да үтәм дип әйттем
Тик йөзләгән меңләгән кат
Юлымнан егылып тайдым
Җитте, караш үзгәрде
Яз гөле башны күтәрде
Ул безгә өмет өстәде
Һәр беребезгә, барыбызга
Умырзая чыга
Димәк язлар килеп җитте жиргә
Син моңайма, боекма, бирешмә хич тә
Булсын үрнәк гомергә
Көч бирсен безгә умырзая
Written by: Айназ Ахунов, Динар Ахунов, Шарапов Айнур