Songteksten

Елмаеп көлсәм дә,
Йә дәшми түзсәм дә,
Миндә дә шул ук бер хис инде...
Бигүк сер бирмәгәч,
Зарланып йөрмәгәч,
Син мине әрнеми дисеңме?
2.Көннәрем көз кебек,
Көз кебек сарыда-
Сагышлар сарыла жаныма.
Тыялмам хисемне,
Дулармын шикелле,
Хисләргә бирелсәм аз гына.
Зарланып йөрмәсәм,
Бигүк сер бирмәсәм,
Син мине гамьсез дип тиргәмә.
Язмышлар бер булгач,
Сагыш та бер инде-
Шул ук бер хис кем дә.
Written by: Айдар Тимербаев, Марат Кабиров
instagramSharePathic_arrow_out