Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Рустям Асаев
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Хисматуллин Риваль Ринатович
Songwriter:in
Songteksten
Күңел һаман көтә әле
Нидер үзгәрер сыман
Хыялларыма юл ачып
Таралыр кебек томан
Зәңгәр томан, капламачы
Барасы юлларымны
Киләчәккә өмет итеп
Җиктем хыялларымны
Язмыш төрле, дөнья серле
Һәркөн кертә яңалык
Эх диеп яшәмик җирдә
Шатландырсын, чынбарлык
Күңел һаман көтә әле
Үзгәрер дөньялар да
Гөлбакчалар шаулап үсәр
Мин эз салган юлларда
Written by: Хисматуллин Риваль Ринатович