Topsongs van Лилиана Газизова
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Лилиана Газизова
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Лилия Тагирова
Songwriter:in
Ландыш Равилова
Songwriter:in
Songteksten
Очып-очып гөлгә кунып
Йөри күңел-күбәләк.
Җыр-биюгә сусаганда
Курай уйный көй - бүләк.
Читекләр дә җилкенәләр
Күңел артыннан калмый.
Җир үзе дә дәртле көйгә
Әйләнеп туя алмый.
Эх, җырлыйсы килә
Эх, биисе килә
Эх, җырлыйсы килә
Эх, биисе килә
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр
Эх, бер биисе килә
Көй канатына тотынып
Очып йөрисе килә
Бөтерелеп буран сыман
Көй тарала җиһанга.
Җаннан җанга күчеп йөри
Һәм чакыра тугайга.
Өлгермәсәң өлгермәссең
Читегеңне кияргә.
Йөрәккәең канатланса
Чакыр мине биергә.
Эх, җырлыйсы килә
Эх, биисе килә
Эх, җырлыйсы килә
Эх, биисе килә
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр
Эх, бер биисе килә
Көй канатына тотынып
Очып йөрисе килә
Written by: Ландыш Равилова, Лилия Тагирова