Songteksten

\"Яратам\" дип көн дә әйтмәсәм дә,
Беләсең бит аны үзең дә.
Сөю тулы бәхет очкыннарын
Күрәм синең нурлы йөзеңдә.
Язмышыма рәхмәт укыйм гел дә,
Мәхәббәттә яшим яратып.
Син булганга бәхетле мин иркәм,
Нинди рәхәт яшәү җан атып.
Куркып куям кайчак, бәхетемә
Күзләр генә тия күрмәсен.
Янсын әле сөю ялкыннары,
Сагышлардан күңел көймәсен.
Артта калган гомер елларына
Уфтанырга һич тә ярамый!
Җан җылытыр җаныкаем булгач
Яшәп буламы соң яратмый?
Written by: Гульфия Гизатова, Якшимбетов Альфред Габитович
instagramSharePathic_arrow_out