Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Azat Gilmetdin
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Азат Гильмутдинов
Komponist:in
Ильяс Гафаров
Songwriter:in
Назим Исмагилов
Songwriter:in
PRODUKTION UND TECHNIK
Азат Гильмутдинов
Produzent:in
Songteksten
Кичен һәм иртән курыкмыйча тибә
Мәхәббәт сынавы аша үткән йөрәкләр.
Тормыш мәрхәмәтсез була кайчак, диләр…
Югалтулар котылгысыз, ярлар тирән.
Бу уен түгел, әйдә уян тизрәк
Син берүзең һәм нәрсәдер эшләргә кирәк.
Түгәрәк тормыш бер почмакка кысылды
Һәм бу да чуалган мәхәббәтнең сынавы.
Барысын да оныт. Юлыңа ак җәймә.
Түзә алмам дисәң, канатыңны җәй дә
Оч, бәгърем, карама, карама син аска.
Сәлам әйт язга.
Упкынның иң уртасында
Синең елмаюың – бәхет минутлары.
Синең тавышың – ярату дулкыннары.
Күтәрелә кан басымы
Кичен һәм иртән курыкмыйча тибә
Мәхәббәт сынавы аша үткән йөрәкләр.
Ярлыкагыл, узалмадым
Мәхәббәт мәхәббәт сынауларын
Син кикәндә миңа калды
Мәхәббәт, мәхәббәт сынаулары
Бирешергә ашыкма, китмә, ышан.
Еламый йөрәк, терелә җан.
Төзәтеп була барысын әгәр ышансаң,
очып китәргә була кулларыңны җәйсән.
Һәм мин очам югары, ышанам без
күрешербез тагын каршыларбыз таңны.
Син төшемдә килдең миңа, коткардын мине
Сынауларны үтәр өчен мин табармын юлны.
Упкынның иң уртасында
Синең елмаюың – бәхет минутлары.
Синең тавышың – ярату дулкыннары.
Күтәрелә кан басымы
Кичен һәм иртән курыкмыйча тибә
Мәхәббәт сынавы аша үткән йөрәкләр.
Ярлыкагыл, узалмадым
Мәхәббәт мәхәббәт сынауларын
Син кикәндә миңа калды
Мәхәббәт, мәхәббәт сынаулары
Түземлек бирче, я Раббым,
Ант итәм, мин кайтам ул сузса кулын.
Без бергә булганда гына
Түзәрбез мәхәббәт сынавына.
Written by: Азат Гильмутдинов, Ильяс Гафаров, Назим Исмагилов