Songteksten

Йөрәк сине назлап тормыйм
Ни уйласам шуны юллыйм
Беләм, сабыр булу кирәк
Кичер мине, кичер, йөрәк!
Кичер йөрәк, аңлыйм барын
Ниләр эшлим, шундый җаным!
Синдәй түзгән миңа сирәк
Гафу ит син, кичер йөрәк!
Кичер йөрәк, аңлыйм барын
Ниләр эшлим, шундый җаным!
Синдәй түзгән миңа сирәк
Гафу ит син, кичер йөрәк!
Ят сүзләрдән саклый алмыйм
Нахак әйтсә, яклый алмыйм
Беләм, көчле булу кирәк
Кичер мине, кичер йөрәк!
Кичер йөрәк, аңлыйм барын
Ниләр эшлим, шундый җаным!
Синдәй түзгән миңа сирәк
Гафу ит син, кичер йөрәк!
Кайчак каршы киләсең син
Нидер даулап тибәсең син
Беләм, сине тыңлау кирәк
Кичер мине, кичер йөрәк!
Кичер йөрәк, аңлыйм барын
Ниләр эшлим, шундый җаным!
Синдәй түзгән миңа сирәк
Гафу ит син, кичер йөрәк!
Кичер йөрәк, аңлыйм барын
Ниләр эшлим, шундый җаным!
Синдәй түзгән миңа сирәк
Гафу ит син, кичер йөрәк!
Синдәй түзгән миңа сирәк
Гафу ит син, кичер йөрәк!
Гафу ит син, кичер йөрәк!
Гафу ит син, кичер йөрәк!
Written by: Айгуль Валиуллина, Риваль Хисматуллин
instagramSharePathic_arrow_out