Songteksten

Никтер җитми вакыт
Булмый җаен табып
Күптән күрешмәдек туганнар
Бер кашыктан ашап
Без бит бергә үскән
Бер анадан туган балалар
Күңел сезгә тарта
Кайтам сезнең янга
Минем өчен һәрчак терәк сез
Чит-ят газиз булмас
Янып-көеп тормас
Бер-беребезгә генә кирәк без
Туганлыкның җебе
Барыннан да көчле
Безнең йөрәк сулый бер булып
Бәхет ишек кагар
Кайгы урап узар
Туганнар булсалар бер йодрык
Күңел сезгә тарта
Кайтам сезнең янга
Минем өчен һәрчак терәк сез
Чит-ят газиз булмас
Янып-көеп тормас
Бер-беребезгә генә кирәк без
Кунакларга йөрик
Хәл-әхвәлләр белик
Исән чакта яшик шатланып
Бер анадан туган
Без бит бер җан, бер кан
Бертуганым диеп җан атып
Күңел сезгә тарта
Кайтам сезнең янга
Минем өчен һәрчак терәк сез
Чит-ят газиз булмас
Янып-көеп тормас
Бер-беребезгә генә кирәк без
Күңел сезгә тарта
Кайтам сезнең янга
Минем өчен һәрчак терәк сез
Чит-ят газиз булмас
Янып-көеп тормас
Бер-беребезгә генә кирәк без
Бер-беребезгә генә кирәк без
Written by: Гузелия Павлова, Эльвира Ахметова
instagramSharePathic_arrow_out