Songteksten

Саллар ага ярлар кала
 Агиделкәй моңсу ага
 Сал өстендә бер ир бала
 Язмышлары кая таба
 Саллар ага ярлар кала
 Ниләр уйлый бу ир бала
 Юлкайлары кая бара
 Ярда сөйгән яры кала
 
 Саллар ага ярлар кала
 Ак яулык та күздән югала
 Агым сулар көйли сыман
 Ямансуламый бала
 
 Агиделкәй көйләп ага
 Саллар китә алга таба
 Ярда сылу бер кыз бала
 Ак яулыгын болгап кала
 Егет күңле сискәнде
 Ни булганын сизмәде
 Күзен салып яр башына
 Кулын бары ул изәде
 
Саллар ага ярлар кала
 Ак яулык та күздән югала
 Агым сулар көйли сыман
 Ямансуламый бала
Written by: Юльякшин Радик Мухарлямович
instagramSharePathic_arrow_out