Songteksten

Кеше килгәч якты дөңьяга
 Күктә бер йолдыз кабына
 Минем дә йолдызым яктырта юлымда
 Ул тора язмышым сагында
 Көч бирә арыган чагымда
 Туры юл күрсәтә адашып калганда
 Күңелем моң зарга тулганда
 
 Сүнмә генә минем йолдызым
 Балкы язмышым күгендә
 Җиңел булмаса да юлым
 Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә
 
 Йолдызлар бик күп җыһанда
 Минем дә йолдызым бар анда
 Вакыт җиткәч бер мәл, сүнәчәк бит ул да
 Нурлар чәчеп җиргә артылыр
 Соңгы тапкыр юлны яктыртыр
 Тик әлегә балкый
 Минем башым очымда.
 Юата моңланган чагымда
 
 Сүнмә генә минем йолдызым
 Балкы язмышым күгендә
 Җиңел булмаса да юлым
 Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә
 
 Һәр кемнең бар үз йолдызы
 Һәр кемнең барасы үз юлы
 Шатлыклары кайгы, үз моңо-зарлары
 Әгәр дә авыр хәлдә калсам
 Тормышка ышаныч югалтсам
 Үз йолдызым мине юатыр ташламас
 Ул мине ялгызым калдырмас
 
 Сүнмә генә минем йолдызым
 Балкы язмышым күгендә
 Җиңел булмаса да юлым
 Мин бәхетле бу җиргә килгәнгә
Written by: Юльякшин Радик Мухарлямович
instagramSharePathic_arrow_out