Verschijnt in

Credits

AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Закирзянова Айгуль Миргалимовна
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Закирзянова Айгуль Миргалимовна
Songwriter:in
Махмутова Венера Наилевна
Songwriter:in

Songteksten

Бәхет гөлен утырта
Тормыш дигән савытка
Очрашып кавышканнар
Мәхәббәт суы сибеп
Назын җылысын биреп
Яши яраткан ярлар
Бәхет гөленең чәчкәсе
Ачып тора таҗларын
Йөрәгеңнән алып сипсәң
Мәхәббәтнең суларын
Бәхет гөле бөредә
Булып торсын һәркемдә
Бәхет тоеп яшәрлек
Юллар үтәрлек бергә
Яратып карап күзгә
Җылы сүзләр дәшәрлек
Бәхет гөленең чәчкәсе
Ачып тора таҗларын
Йөрәгеңнән алып сипсәң
Мәхәббәтнең суларын
Сөенеп яшәү җирдә
Савыт тулы бәхеттә
Булса иде тигезлек
Йөрәк бер булып тибеп
Язмыш йомгагын сүтеп
Сүнми хисләр гомерлек
Бәхет гөленең чәчкәсе
Ачып тора таҗларын
Йөрәгеңнән алып сипсәң
Мәхәббәтнең суларын
Written by: Закирзянова Айгуль Миргалимовна, Махмутова Венера Наилевна
instagramSharePathic_arrow_out