Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
АлияНур
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Алия Абышева
Komponist:in
Гульфира Нуриева
Songwriter:in
Айдар Гильманов
Songwriter:in
Songteksten
Ялгыштым, дип, үз-үзеңне
Беркайчан да орышма,
Ялгышларсыз яшәп булмый
Бу катлаулы тормышта
Үлемнән тыш бу дөньяда
Барысын үзгәртеп була,
Авырлыклар алдында син
Башыңны иеп торма!
Алга атла, адымнарың
Ышанычлы, нык булсын,
Кайнар йөрәк, салкын акыл
Тугры дусларың булсын
Үлемнән тыш бу дөньяда
Барысын үзгәртеп була,
Авырлыклар алдында син
Башыңны иеп торма!
Дусларның чын булганнары
Синең белән барырлар,
Утны-суны бергә кичеп
Синең белән калырлар
Тик кенә торма, уян, кой су өстән,
Күзеңне сөрт, кара, дөнья бата төскә.
Ни көтәсең син, дустым, әйдә инде тиз, дустым,
Үзеңнең тере икәнне вакыт җитте сизәргә.
Синең гаилә сине ярата, барны бергә узар,
Кабатла минем белән әйдә: "Мин барына уңган!"
Дөбер-шатыр ясый дөньяны якын дуслар,
Тантана алда, тормыш күптән инде синең кулда, эй
Син булдырасың, сиңа бар да куана,
Тормыш соры тугел, кем буяулар куллана,
Авырлыклар басса, акыл сакла курыкма,
Синең көчең җитәр барны куярга урынга
Алга атла, дустым, алга атла
Без генә көйлибез, нинди булыр шартлар
Башыңны югалтма, кем икәнне онытма,
Үлемнән тыш барсын үзгәртеп була!
Үлемнән тыш бу дөньяда
Барысын үзгәртеп була,
Үлемнән тыш бу дөньяда
Барысын үзгәртеп була,
Үлемнән тыш бу дөньяда
Барысын үзгәртеп була,
Авырлыклар алдында син
Башыңны иеп торма!
Written by: Айдар Гильманов, Алия Абышева, Гульфира Нуриева