Songteksten
Утәр кышлар җитәр язлар
Чәчәк атыр алмагачлар
Агачларда кошлар сайрар
Язмыш безгә ниләр сайлар
Яшь Аралаш елмаям мин
Аллага рәхмәт укып
Җанкаем син дә уфтанма
Язмышыңнан зарланма
Язмышкаем әй авыр диеп
Ачулланма,усалланма
Бер хобайдан ярдәм сорап
Ялварулардан тукталма
Яшь Аралаш елмаям мин
Аллага рәхмәт укып
Җанкаем син дә уфтанма
Язмышыңнан зарланма
Җирне,кукне,бар барлыкны
Булдыручы алла хаклы
Аның көчен тоя алсаң
Башка белмәссең газапны
Яшь Аралаш елмаям мин
Аллага рәхмәт укып
Җанкаем син дә уфтанма
Язмышыңнан зарланма
Written by: Елизавета Сирен