Songteksten

Вакытларны туктатасым килә
Туктатасым килә беразга
Син калгансың ялгыз аргы якта
Мин калганмын торып бу ярда
Туктатасым килә минутларны
Сагышларын салып суларга
Кайтып булса әгәр яшьлегемә
Кайтыр идем кабат шул ярга
Уйларымнан күңелем бушар иде
Коенасым килә назларда
Сагышлардан җаным бушар иде
Бушар иде бәлки беразга
Туктатасым килә вакытларны
Азга гына бары, бик азга
Синен белән кабат җитәкләшеп
Кайтыр идем бары бер язга
Болыннарда кабат гөлләр җиле
Назлап үтте үбеп ирнемнән
Язларныңа кабат чакыр мине
Ярат әле кочып иңемнән
Written by: Альфред Якшимбетов, Рустам Закуан
instagramSharePathic_arrow_out