Songteksten

Йөзең нурлы, кулың җылы
Чәчләрең мамык кына
Кадерләреңне аңладым
Үзем әни булгач кына
Мин бит синең үзәгеңнең
Өзелгән бер бизәге
Мин бит синең йөрәгеңне
Тибрәндергән назлы кылы
Сабырлыкның төбе-алтын
Гомеркәйләр акканда
Сине искә төшердем
Тулгакларым тотканда
Мин бит синең үзәгеңнең
Өзелгән бер бизәге
Мин бит синең йөрәгеңне
Тибрәндергән назлы кылы
Мин бит синең үзәгеңнең
Өзелгән бер бизәге
Мин бит синең йөрәгеңне
Тибрәндергән назлы кылы
Йөрәгеңә кадалгандыр
Уйламый әйткән сүзләр
Инде йөзләреңне бизи
Без агарткан ул чәчләр
Мин бит синең үзәгеңнең
Өзелгән бер бизәге
Мин бит синең йөрәгеңне
Тибрәндергән назлы кылы
Рәхмәт, әнкәй, тормыш бирдең
Үрнәк булдың син безгә
Зурлар инде без үзебез
Хәер-фатихаңнан өзмә
Мин бит синең үзәгеңнең
Өзелгән бер бизәге
Мин бит синең йөрәгеңне
Тибрәндергән назлы кылы
Мин бит синең үзәгеңнең
Өзелгән бер бизәге
Мин бит синең йөрәгеңне
Тибрәндергән назлы кылы
Мин бит синең йөрәгеңне
Тибрәндергән назлы кылы
Тибрәндергән назлы кылы
Written by: Фируза Насибуллина
instagramSharePathic_arrow_out