Songteksten

Бик еракта калды минем
Җырлап үскән яшьлек чагым
Шул яшьлегем искә төшсә
Йөрәккәем әрни тагын
Сагынам, сагынам, сагынам мин сине
Яшьлегем, яшьлегем, яшьлегем, кайтчы әле
Кайда син, кайда син, кайда син, яшьлегем
Яшьлегем, яшьлегем, яшьлегем, кайтчы әле
Ак каеннар, ак томаннар
бигрәк матур иде шул чак
Көн дә кичен янар иде
Су буенда безнең учак
Сагынам, сагынам, сагынам мин сине
Яшьлегем, яшьлегем, яшьлегем, кайтчы әле
Кайда син, кайда син, кайда син, яшьлегем
Яшьлегем, яшьлегем, яшьлегем, кайтчы әле
Written by: Абдрахманов Ильгиз Юлаевич
instagramSharePathic_arrow_out