Topsongs van Элвин Грей
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Элвин Грей
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Павлова Гузелия
Songwriter:in
Сафиуллина Рауза
Songwriter:in
Songteksten
Бәхет ява күктән, бәхет дидең
Бәхет карлар төсендәме?
Бәхет ерып икәү кар яуганда,
Йөргәнебез исеңдәме?!
Исләремдә, исләремдә һаман
Бәхет яуган чагы күктән.
Ах, карлары күмеп китәр сыман
Көтеп торам сине күптән.
Исләремдә, исләремдә һаман
Бәхет яуган чагы күктән.
Ах, карлары күмеп китәр сыман
Көтеп торам сине күптән.
Керфегеңә өреп ул карларны
Эреткәнем исеңдәме?
Бергә генә булыйк дигән сүзләр
Әле һаман көчендәме?
Исләремдә, исләремдә һаман
Бәхет яуган чагы күктән.
Ах, карлары күмеп китәр сыман
Көтеп торам сине күптән.
Исләремдә, исләремдә һаман
Бәхет яуган чагы күктән.
Ах, карлары күмеп китәр сыман
Көтеп торам сине күптән.
Written by: Павлова Гузелия, Сафиуллина Рауза