Songteksten

Синсез язлар килмәс кебек
Көзге төннәрем йокысыз
Бураннарда җан сызлана
Язлар көтәм мин түземсез
Ташуларда аккан бозда
Без агыздык янар учак
Бөреләнде тәүге сөю
Онытылмый шул ул чаклар
Тургайлардан җырлар көтәм
Карлыгачтан көтәм сәлам
Күңелеңдә калган булсам
Кошлар аша юлла хәбәр
Бозлар китте еракларга
Учакларда калды күмер
Яшлектә калган эзләрем
Сагыныплар үтә гомер
Written by: Ильшат Валеев
instagramSharePathic_arrow_out