Topsongs van Ильгиз Хасаншин
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Ильгиз Хасаншин
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Альфис Галиуллин
Songwriter:in
Songteksten
Бәхетле мин, дуслар,
Әти янәшә.
Ирләрчә кайгыртып
Хәлем белешә.
Әтием, әтием,
Дустым , терәгем.
Яши күр, әти, дип,
Тибә йөрәгем.
Синең улың, синең дәвамчың мин,
Рәхмәт, әти, рәхмәт үзеңә!
Чын ирләрчә улым
диюләрең
Бәхетнең үзе, үзе лә!
Аталар хөрмәте
Бүләкнең зуры!
Әтиләр киңәше
Дөрес һәм туры!
Әтием, әтием
Дустым ,терәгем!
Тик исән бул диеп
Тибә йөрәгем!
Синең улың, синең дәвамчың мин,
Рәхмәт, әти, рәхмәт үзеңә!
Чын ирләрчә улым
диюләрең
Бәхетнең үзе, үзе лә!
Written by: Альфис Галиуллин