Songteksten

Төшемә кердең,
Кулыңны бирдең.
Әйтәсе килгән,
Бардың серең.
Өнемдә күрсәм,
Танырмын мин.
Кочагыма алырмын мин.
Берәү! Икәү!
Ялгызым калдырма,
Өчәү! Дүртәү!
Төшемнән әй,чыкма!
Йөзләре нурлы,
Күзләре серле.
Йөрәгем түзә,
Чак-чак-чак-чак!
Күрәмен үзен,
Ишетмим сүзен.
Минеке булырсың.
Берчак, берчак!
Берәү! Икәү!
Ялгызым калдырма,
Өчәү! Дүртәү!
Төшемнән әй,чыкма!
Син соң кайдан, кайдан?!
Йолдыз, кояш, айдан?!
Күңел сизә, күрешербез.
Чәчкәле язларда,
Киләчәк таңнарда,
Күрешербез, сөйләшербез.
Берәү! Икәү!
Ялгызым калдырма,
Өчәү! Дүртәү!
Төшемнән әй,чыкма!
Written by: Dzhemalkhan, Gul'fija Shakirova
instagramSharePathic_arrow_out