Topsongs van Лилия Гиматдинова
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Лилия Гиматдинова
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Ляйсан Махмутова
Songwriter:in
Мазай
Songwriter:in
Songteksten
1.Елмаюың күз алдымда,
Йөрәгемдә син үзең!
Әйләндерә минем башны,
Яратам!-дигән сүзең.
Килче, килче син яныма,
Ал инде кочагыңа!
Бергә-бергә яныйк әйдә,
Мәхәббәт учагында!
кушымта:
Яктыртасың бар дөньямны,
Балкыйсың кояш булып!
Мин дә сине яратамын,
Хисләрем ага тулып!
Килче, килче яннарыма,
Ал җылы кочагыңа!
Бергә-бергә булыйк әйдә,
Мәңгегә!
2.Әсир иттең йөрәгемне,
Биләп алдың күңелне!
Кирәк дисәң, җаным бирәм,
Назларыңа күм мине!
Килче, килче син яныма,
Ал инде кочагыңа!
Икәу яныйк мәхәббәтнең
Иң эссе учагында!
Written by: Ляйсан Махмутова, Мазай