Topsongs van Гульназ Батталова
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Гульназ Батталова
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Айдар Аглямов
Songwriter:in
Раушания Самигуллина
Songwriter:in
Songteksten
Энием Син
Озын кара матур чәчләремә
җылы кулың йомшак кагыла
Чәчләремне тарап үр син, әнием,
Кабат кайтыйм сабый чагыма.
Тыңлыйм синең йөрәк тибешеңне
Сыйган ана шатлык - сагышың.
Иңнәреңне кочып яратамын
Сагындым шул сине, сагындым.
үбеп алам бәхет чокырларын
Ике битең балкый кояштай.
Теләкләрең кабул булды, әнием,
Якты юлны таптым тормышта.
Тыңлыйм синең йөрәк тибешеңне
Сыйган ана шатлык - сагышың.
Иңнәреңне кочып яратамын
Сагындым шул сине, сагындым.
Ничек шулай миңа охшагансың
«Минем яшьлек!» - дисең, йөземдә
Яшьлегемне мөмкин булса иде, әни,
Буләк итер идем үзеңә.
Тыңлыйм синең йөрәк тибешеңне
Сыйган ана шатлык - сагышың.
Иңнәреңне кочып яратамын
Сагындым шул сине, сагындым.
Written by: Айдар Аглямов, Раушания Самигуллина