Apparaît dans

Crédits

AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Айдар Ракипов
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Тимур Рамазанов
Songwriter:in
Гульнара Рашитова
Songwriter:in

Paroles

Без туганбыз бит бу дөньяга Сөелеп һәм сөерлергә Безгә бүләк итеп бирелгән Тормышка гел сөенергә Алтын кояшның көмеш айның Нурларына төренергә Тулысынча мәхәббәтнең Ирегенә бирелергә Мәхәббәт әле дә син бар Син булмасаң киң дөньялар тар Саф хисләр күңелне үстерә Яшәргә көч бирә Яратам туган илемне Иң газиз туган җиремне Һәр авазы да җырлап торган Моңлы туган телемне Җырлыйм әле зур мәдхия Эчкерсез саф мәхәббәткә Иң җылы мөнәсәбәткә Тик шул илтә бит бәхеткә Мәхәббәт әле дә син бар Син булмасаң киң дөньялар тар Саф хисләр күңелне үстерә Яшәргә көч бирә Мәхәббәт әле дә син бар Син булмасаң киң дөньялар тар Саф хисләр күңелне үстерә Яшәргә көч бирә
Writer(s): гульнара рашитова, тимур рамазанов Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out