Paroles

Учларыма ниләр яздың язмыш Ниләр икән алда күрәсе Үзгәртеп үк булмас язганнарын Ә күңелнең килә беләсе Учларыма ниләр язылгандыр Ансы инде миңа караңгы Җылы хисләр генә бәйләп торсын Язмыш белән безнең араны Учларыма ниләр яздың язмыш Синең белән хич тә ярышмыйм Сынауларда сыгылмыйча үтәм Юк карышмыйм бер дә карышмыйм Учларыма ниләр язылгандыр Ансы инде миңа караңгы Җылы хисләр генә бәйләп торсын Язмыш белән безнең араны Учларымда язмыш сызыклары Һәр сызыгы аның бер гомер Якыннар һәм янда дуслар булса Яшәүләре җирдә бик җиңел Учларыма ниләр язылгандыр Ансы инде миңа караңгы Җылы хисләр генә бәйләп торсын Язмыш белән безнең араны Җылы хисләр генә бәйләп торсын Язмыш белән безнең араны
Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out