Titres les plus populaires de Ильсия Бадретдинова
Crédits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Ильсия Бадретдинова
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Илдус Давлянов
Komponist:in
Айгөл Вәлиуллина
Songwriter:in
Paroles
Болытларның хәле беткән сыман
Күңелемә төшеп оялый
Арттан килеп язмыш суккан чакта
Җаным кайчак аңын җыя алмый
Җәлләмәгез, бирегез бер дару
Айнытырлык шушы хәлемнән
Яшьләр түгел, сары сагыш тама
Кара каным тама бәгыръдән
Җәлләмәгез, бирегез бер дару
Айнытырлык шушы хәлемнән
Яшьләр түгел, сары сагыш тама
Кара каным тама бәгыръдән
Имән кадәр имән шартлап сына
Язмыш давылына бирешеп
Нык булырга өндисездер, беләм!
Көчле булып була, әйт ничек?!
Җәлләмәгез, бирегез бер дару
Айнытырлык шушы хәлемнән
Яшьләр түгел, сары сагыш тама
Кара каным тама бәгыръдән
Җәлләмәгез, бирегез бер дару
Айнытырлык шушы хәлемнән
Яшьләр түгел, сары сагыш тама
Кара каным тама бәгыръдән
Сынау арты сынау торган чакта
Тешне кысып атлау газаплы
Кулларымны сузып ялварамын
Соңгы көчем!
Һәм бу азаккы
Җәлләмәгез, бирегез бер дару
Айнытырлык шушы хәлемнән
Яшьләр түгел, сары сагыш тама
Кара каным тама бәгыръдән
Җәлләмәгез, бирегез бер дару
Айнытырлык шушы хәлемнән
Яшьләр түгел, сары сагыш тама
Кара каным тама бәгыръдән
Writer(s): айгөл вәлиуллина, илдус давлянов
Lyrics powered by www.musixmatch.com