Crédits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Эдуарда Магдиева
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Гатауллин Рустем Рамзилевич
Songwriter:in
Валиуллина Айгуль Гумеровна
Songwriter:in
Paroles
Өшегән хисләрем яз булып эреттең,
Син мине наз тулы сулышта терелттең.
Җылыга сусаган йөрәгем тилерде,
Нишләттең икән син йоклаган күңелне?
Ачылдым бөредәй карадым ымсынып,
Күңелем күлләрен әйләндең кош булып.
Сихерле сулышың үзгәртте дөньясын,
Бу сихри сулышны чит -ярлар тоймасын.
Язларның сулышы наз белән төрелгән,
Чәчкәгә әйләндем мин гади бөредән.
Әйтерсең, язлардан серлелек кагылды,
Җанымнан хисләрем моң булып агылды.
Наз тулы сулышың, наз тулы тының да.
Наз тулы язларым, назлы да, җылы да.
Наз булып җаныма, таңыма тул гына.
Гомерлек язым бул, назым бул, бул гына.
Written by: Валиуллина Айгуль Гумеровна, Гатауллин Рустем Рамзилевич