Paroles

Чиксез җиһан киңлегендә Якты йолдыз син ул дидең Меңнәр арасыннан иркәм Сине сайлап, сине сөйдем Куллар кулда Күзләр күздә Кирәк түгел Артык сүз дә И Ходаем, теләгем бер Парлы гомер, бир син безгә Сөюебез ялкынында Җылынырбыз икәү, иркәм Нинди бәхет Ходай безгә Чын мәхәббәт бүләк иткән Куллар кулда Күзләр күздә Кирәк түгел Артык сүз дә И Ходаем, теләгем бер Парлы гомер, бир син безгә Күз тимәсен, сүз кермәсен Арабызга гомер буе Киләчәктә көтсен безне Мәхәббәтнең алтын туе Куллар кулда Күзләр күздә Кирәк түгел Артык сүз дә И Ходаем, теләгем бер Барлык гомер, бир син безгә Куллар кулда Күзләр күздә
Writer(s): гузель уразова Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out