Letras

Кайгы-хәсрәтем юк бүген.
Үземне бәхетле дип саныйм.
Тик сине күрмәсәм бер көн,
Күңелем никтер тынгы табалмый.
Син җанымның иң якты кояшы,
Сине сөеп мәхәббәттән шаштым,
Күңелемнән аккан чишмәләр - тик син генә,
Йөрәгеңнең түрендә ни сизәсең? Әйт кенә.
Бир миңа бер минут
Сакларга мизгелне.
Куллар кулда, күзләрдә ялкын-ут,
Син дә шуны сиздеңме?
Син дә шуны сиздеңме?
Кышлардан - язга
Бергә атлыйк гел алга.
Бул һәрчак янда,
Өйрәтермен очарга.
Төшләремдә гел сине югалтам,
Куркуымнан шашынып уянам,
Син янымда, мин өндә, шатланам, куанам.
Беркемгә дә бирмимен. Мин сине бик яратам.
Бир миңа бер минут
Сакларга мизгелне.
Куллар кулда, күзләрдә ялкын-ут,
Син дә шуны сиздеңме?
Син дә шуны сиздеңме?
Әкрен генә ашыкмыйча карлар ява.
Синең мәхәббәтең җылы бирә җанга.
Синең тылсымлы күзләрең диңгез сыман.
Янда булмаганда сине гел юксынам...
Бир миңа бер минут
Сакларга мизгелне.
Куллар кулда, күзләрдә ялкын-ут,
Син дә шуны сиздеңме?
Син дә шуны сиздеңме?
Written by: Гимадеев Азат Алмазович
instagramSharePathic_arrow_out