Letras
Яшәүнең кадере югалган
Җаннарга җансызлык уралган
Яшибез мәңгегә килгәндәй
Язмышның үзен дә җиңәрдәй
Яшәүнең кадере кайларда
Ни җитми мәгънәсен аңларга?
Һәркемнең гомере бер мизгел
Яшә син, яшәүнең кадерен бел!
Яшәүнең кадере кайларда
Ни җитми мәгънәсен аңларга?
Һәркемнең гомере бер мизгел
Яшә син, яшәүнең кадерен бел!
Җаннар да, тәннәр дә яралы
Җил йөри суытып араны
Көнчелек бәгыръне кимерә
Йөрәкләр әйләнде тимергә
Яшәүнең кадере кайларда
Ни җитми мәгънәсен аңларга?
Һәркемнең гомере бер мизгел
Яшә син, яшәүнең кадерен бел!
Яшәүнең кадере кайларда
Ни җитми мәгънәсен аңларга?
Һәркемнең гомере бер мизгел
Яшә син, яшәүнең кадерен бел!
Нур сүнде бәхетле күзләрдә
Мәгнә юк әйтелгән сүзләрдә
Туганын белмиләр туганнар
Бушады гөр килгән урамнар
Яшәүнең кадере кайларда
Ни җитми мәгънәсен аңларга?
Һәркемнең гомере бер мизгел
Яшә син, яшәүнең кадерен бел!
Яшәүнең кадере кайларда
Ни җитми мәгънәсен аңларга?
Һәркемнең гомере бер мизгел
Яшә син, яшәүнең кадерен бел!
Һәркемнең гомере бер мизгел
Яшә син, яшәүнең кадерен бел!
Writer(s): айгуль валиуллина, риваль хисматуллин
Lyrics powered by www.musixmatch.com