Créditos
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Эльмира Калимуллина
Künstler:in
Руслан Сайфутдинов
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Урал Солтанов
Komponist:in
Letras
Кайда икән, кайда икән
Сөю көтә?
Дөнья буйлап йөрәкләрне
Өмет йөртә.
Әкияттәй мәхәббәтем
Күңелемдә һәм уйларда.
Эзләп йөрим, өмет өзмим,
Хыял кошым
Нур уйнатып кояш үзе
Күзгә карап елмайганда,
Эзләп йөрим, өмет өзмим,
Хыял кошым
Табылырсың мәхәббәт дип
Йөрәк яна.
Ә күңелем парын эзли,
Канат кага.
Әкияттәй мәхәббәтем
Күңелемдә һәм уйларда.
Эзләп йөрим, өмет өзмим,
Хыял кошым
Нур уйнатып кояш үзе
Күзгә карап елмайганда,
Эзләп йөрим, өмет өзмим,
Хыял кошым
Мәхәббәтем, көтәсеңме
Еллар аша?
Өметләнеп минем күңел
Сиңа оча.
Әкияттәй мәхәббәтем
Күңелемдә һәм уйларда.
Эзләп йөрим, өмет өзмим,
Хыял кошым
Нур уйнатып кояш үзе
Күзгә карап елмайганда,
Эзләп йөрим, өмет өзмим,
Хыял кошым
Нур уйнатып кояш үзе
Күзгә карап елмайганда,
Эзләп йөрим, өмет өзмим,
Хыял кошым
Эзләп йөрим, өмет өзмим,
Хыял кошым
Эзләп йөрим, өмет өзмим,
Хыял кошым
Written by: Венер Фаттах, Урал Солтанов