Top Songs By Azat Gimadeev
Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Azat Gimadeev
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Azat Gimadeev
Songwriter:in
Гимадеев Азат Алмазович
Songwriter:in
Lyrics
Без бер-беребез өчен бу дөньяга туганбыз.
Ике күгәрчен, мәхәббәт хисенә кунганбыз.
Аннан кочканбыз галәмнең кояшын һәм күген.
Иртәгәсен уйламыйча, яшибез тик бүген.
Син минеке. Син минеке.
Бүлмә пәрдәсе ябылган, сәгать төнге ике.
Һәм син минеке. Син минеке.
Бозыйк тынлыкны, матурым, әйт бер сүз, я ике.
Һәм син минеке.
Син минеке.
Мин беркемгә дә беркайчан сине бирмим, ышан.
Тормыш бәласе югалды беренче караштан.
Синең барлыгың дөньяма гел кертә гүзәллек,
Син иң хуш исле чәчәгем, иң татлы перәннек.
Син минеке. Син минеке.
Бүлмә пәрдәсе ябылган, сәгать төнге ике.
Һәм син минеке. Син минеке.
Бозыйк тынлыкны, матурым, әйт бер сүз, я ике.
Һәм син минеке.
Син минеке.
Син минеке.
Written by: Гимадеев Азат Алмазович