Songteksten

Караңгы бүлмәгә
Ай нуры үрелә
Җаңым тәннән
Аерыла
Ябылган тәрәзә
Тартылган пәрдәләр
Куллар сине
Гел эзлиләр
Бәйләнгән күзләрдә
Ялкыннар кабына
Тик чишәргә
Син ашыкма
Әзер мин түзәргә
Мәхәббәт хакына
Кил бирегә
Кил яныма
Ә миңа һаман аз
Җаным, тәнем тели
Сөю, ләззәт һәм наз
Каршы торып булмас
Җаным шәмдәй эри
Аннан берни дә калмас
Синең сыман беркем
Мине ярата алмас
Сизәм бик якында
Кайдадыр син монда
Ике гашыйк
Кол тоткында
Чәчләремне сыйпый
Кап-кайнар сулышың
Һәм әйләнә
Минем башым
Written by: Гузель Кадырова, Нур Амстердам
instagramSharePathic_arrow_out