Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Лэйна
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Ильдус Давлянов
Komponist:in
Айгуль Валиуллина
Songwriter:in
Songteksten
Эзләсәң дә,табарсыңмы икән,
Эзләремә яфрак түшәлгән.
Мин хаман да хыял киңлегендә,
Гади тормышыма күчә алмам.
Эзләсәң дә, табарсыңмы икән,
Эзләремне карлар күмгәндер.
Йөрәгеңдә булган сөю уты,
Бәлки инде, күптән сүнгәндер.
Эзләсәң дә, табарсыңмы икән,
Эзләремне вакыт җуйгандыр.
Көтүләрнең чиге булмас, диеп,
Барына да нокта куйгандыр.
Эзләсәң дә табарсыңмы икән?
Эзлим мин дә, йөрмә адашып.
Бер җылы сүз, бер карашың көтәм,
Бер эндәшү көтәм яратып.
Written by: Айгуль Валиуллина, Ильдус Давлянов