Credits
AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Артур Салихов
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Гатауллин Рустем Рамзилевич
Songwriter:in
Хазиев Ришат
Songwriter:in
Songteksten
Радиодан кабат җыр яңгырый...
Хатирәләр кабат яңара...
Гамьсез чаклар, яшьлек, хис-тойгылар
Сакланалар шушы җырларда...
Сакланалар шушы җырларда...
Әлдермешнең иркен урамнары
Сарман вальсы, биек наратлар...
Җиз кыңгырау моңы, тавышлары...
Киек казлар, серле аланнар...
Яшьлегемнең гүзәл чишмәләре
Ак каенның җилдә шаулавы
Зәңгәр күзле кызның мәхәббәте...
Онытырга аны буламы?
Онытырга, дуслар, буламы?
Һәр кич саен узган елларыма
Алып кайта мине бу җырлар...
Буын арты буын алышса да
Алар яшәр, алар яңгырар...
Алар яшәр, алар яңгырар!
Written by: Гатауллин Рустем Рамзилевич, Хазиев Ришат