Verschijnt in

Credits

AUSFÜHRENDE KÜNSTLER:INNEN
Иркэ
Künstler:in
KOMPOSITION UND LIEDTEXT
Зифа Нагаева
Songwriter:in
Нагаева Зифа Валиевна
Songwriter:in

Songteksten

Тышта салкын, мөрҗәбездән төтен куренә
Димәк, тиздән өй эченә җылы йөгерә
Самавырны кайнатырга күмер өлгерә
Кызу мичкә керү көтеп, ипи күперә
Авыл миче, авыл миче балачагым төсе
Өстим утын, яна уты кызыл күмер төште
Икмәк салдым, ашагыз дип
Җылы өйдә йоклагыз дип
Әнкәй килеп керер төсле
Әллә мич янганны күреп, әллә сагынганны сизеп
Әнкәй кайтып керер төсле
Кызарып пешкән ипине сындырып алып
Өстенә кайнатма, шикәр, тәмле май ягып
Чыгып йөгергән бала ул мин идем инде
Мич яна, хәтирәләргә төшереп мине
Авыл миче, авыл миче балачагым төсе
Өстим утын, яна уты кызыл күмер төште
Икмәк салдым, ашагыз дип
Җылы өйдә йоклагыз дип
Әнкәй килеп керер төсле
Әллә мич янганны күреп, әллә сагынганны сизеп
Әнкәй кайтып керер төсле
Ясалма мич шәһәр йорты түрен алса да
Ял итүче хуҗасына уты янса да
Кызуыннан тән җылына, күңел җылынмый,
Авыл миче биргән җылы булып тоелмый
Авыл миче, авыл миче балачагым төсе
Өстим утын, яна утын кызыл күмер төште
Икмәк салдым, ашагыз дип
Җылы өйдә йоклагыз дип
Әнкәй килеп керер төсле
Әллә мич янганны күреп, әллә сагынганны сизеп
Әнкәй кайтып керер төсле
Әнкәй кайтып керер төсле
Әнкәй кайтып керер төсле
Written by: Зифа Нагаева, Нагаева Зифа Валиевна
instagramSharePathic_arrow_out